ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Әстерхан коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты

2023 елның 26 мае, җомга

26 майда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән Әстерхан өлкәсе Тарифлар хезмәтенең тарифларны җайга салу өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча видеоконференция булды.

Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, Әстерхан өлкәсе Тарифлар хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  Антон Свиридов, шулай ук ведомстволарның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. 

Конференция кысаларында эшнең иң актуаль кейслары каралды, бүгенге көндә ике төбәкнең регуляторлары алдында торган проблемалар һәм чакырулар турында фикер алыштылар. Фикер алышу өчен төп темаларның берсе Татарстан Республикасы территориясендә концессия килешүләрен гамәлгә ашыру, җайга салуның озак сроклы параметрларын килештерү һәм гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртүнең чик индексларын арттыруны килештерү практикасы булды. Тарифларны көйләүнең башка мәсьәләләре дә яктыртылды:

- гражданнарның аерым категорияләренә коммуналь хезмәтләргә һәм социаль ярдәм чараларына ташламалы тариф билгеләү практикасы;

- гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү;

- җир өсте агынты суларын агызуга тариф билгеләү;

- кайнар суга бер компонентлы һәм/яки ике компонентлы тарифлар куллану;

- җәмәгать автомобиль һәм тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тарифларны көйләү;

- суд практикасы.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте арасында төзелгән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында оештырылды һәм квартал саен уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International