Пассажирлар йөртү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларга чыгулар дәвам итә

2023 елның 27 мае, шимбә

2024 елгы тариф кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган өлкә тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә җайга салына торган оешмаларга чыгуны дәвам итәләр. Предприятиеләрнең тулы исемлеге һәм билгеләнгән тарифлар белән сайтта танышырга мөмкин.  

Бу атнада тарифларны куллануны контрольдә тоту һәм предприятиеләр эшчәнлеге белән танышу максатыннан Казан шәһәрендә пассажирлар йөртүче шәхси эшкуарлар Гыйлаҗев Р.А., Гыйлаҗев А.И., Мәликов оешмаларына барылды. Шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә автобусларның рейсларга әзерләнүен һәм оешма базасында ремонт эшләре үткәрү мөмкинлеген дә күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International