Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча атнага икенче баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырышта Түбән Кама районында түбәндәге предприятиеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды: «Су чистарту станциясе – Түбән Кама Нефтехим» АҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Түбән Кама торак-комсервисы» ҖЧҖ һәм «БРИГ» ҖЧҖ.
Киңәшмәдә «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ өчен 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә инвестицион программа эшләү турында таләпләр яңгырады. Ә Түбән Кама районы башкарма комитетына «Түбән Кама торак-комсервисы» ҖЧҖ һәм «БРИГ» ҖЧҖ белән берлектә тарифлар расланганчы коммуналь инфраструктура объектларына хокук билгеләүче документларны рәсмиләштерергә кушылды.
Шулай ук «Су чистарту станциясе – Түбән Кама Нефтехим» АҖ инвестиция программасының 100% үтәлеше билгеләп үтелде.