«Водоканал» МУП һәм «Казэнерго» АҖ инвестиция программаларының үтәлеше

2023 елның 26 мае, җомга

Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Водоканал» МУП һәм  «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар.

 «Водоканал» МУП:

Каралды: Хәлитов урамындагы (Себер тракты урамыннан Коновалов урамына кадәр) һәм Гадел Кутуй урамындагы суүткәргеч участогы реконструкциясе. Хәлитов урамында икенче участокны горизонталь-юнәлешле бораулау үткәрелә, Гадел Кутуй урамында торбаны булган тимер торбага параллель урнаштыру өчен пилот горизонталь-юнәлешле бораулау үткәрелә.

«Казэнерго» АҖ:

Каралды: Музыкаль урамында, 8-10 һәм Курчатов урамында, 5 йортта котельныйларның җылылык челтәрләрен реконструкцияләү. Музыкаль урамында минераль мамыктан изоляцияләнгән иске торба урынына яңа ТК-28а һәм ТК-29 арасындагы участокта торбалар җәелдерелә, ә Курчатов урамында яңа казанның җылылык алмаштыргыч элементларын җыю һәм аларны үзара эретеп ябыштыру үткәрелә.

Видеорепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International