Ел саен 26 майда Россия Президенты Указы белән билгеләнгән Россия эшкуарлыгы көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәмдә эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүче, Россиядә кече, урта һәм эре бизнес өчен уңайлырак мохит булдыруга ярдәм итүче чараларны искә төшереп китәбез. «ЦСР» фондының контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген институциональ үстерү үзәге катнашында төзелгән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының дәүләт контроле барышында бизнесменнарның хокуклары һәм 2023 елда бизнес өчен гамәлдә булган дәүләт ярдәменең актуаль чаралары турында махсус видеороликлар сериясе шуңа багышланган.
Сериягә өч ролик керә: «Проверки: просто главный» ролигы тикшерүләр уздырганда эшкуарның хокуклары турында сөйли, «Предпринимателю о предостережении» – кисәтү алынган очракта эшкуарларның хокуклары турында, өченче ролик бизнеска дәүләт ярдәме чараларына күзәтүләр бирә.
Видеоларда тәкъдим ителгән материалларны карап, эшкуар тикшерү үткәрү яки контроль органнардан кисәтү турында хәбәр алганнан соң, эш алгоритмнары белән таныша алачак, кисәтү белән килешмәгән очракта бизнесменга нишләргә кирәклеген, тикшерүнең ничек узуын, нинди документларның гамәлдә булу чорының 2023 елга автомат рәвештә озайтылуын һәм башка бик күп нәрсәләрне белә.
Видеоларны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/informatsionnaya-kampaniya-o-merah-podderzhki-v.htm