ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышы булып узды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Зеленодольск районында түбәндәге предприятиеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды: «Васильевский» шифаханәсе, «Нурлат ТКХ КҖП» МУП, «Раиф ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДБҺБУ һәм Спас районы оешмалары: «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «УКС» ААҖ «Спас» филиалы һәм «Экосервис» ҖЧҖ.

Киңәшмәдә баланс комиссияләре утырышлары өчен дә, тарифларны билгеләү турында тәкъдим биргәндә дә документларны дөрес тутыруның мөһимлеге турында билгеләп үттеләр. Шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына тариф гаризасын нигезләүче документларның тулы пакетын тапшыру зарурлыгы да бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International