Рәис урынбасары Дмитрий Сапожниковның Кама Тамагы районына эш сәфәре

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булды.

Сәфәр кысаларында рәис урынбасары  Куйбышев Затоны штп. биологик чистарту корылмаларында («УЮТ» МУП) һәм Кама Тамагы штп. («Благоустройство» ҖЧҖ) каты көнкүреш калдыклары полигонында булды.

«УЮТ» МУП җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә. Предприятие балансында 143,54 км озынлыктагы 43 артезиан скважинасы, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләре, биологик чистарту корылмалары, 4,27 км озынлыктагы канализация челтәрләре бар. Җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең озынлыгы 0,278 км тәшкил итә. 

«Благоустройство» ҖЧҖ полигоны 2002 елда файдалануга тапшырылган, проект сыйдырышлылыгы – 74,9 тн, территориаль схема буенча көнкүреш калдыклар күләме – 53 мең куб.м.

Шулай ук Дмитрий Сапожников газлаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы, шул исәптән төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең үтәлеше һәм газ кулланучы җиһазларны газ бүлү челтәренә тоташтыру белән дә танышты.

Сәфәрнең төп максаты – гражданнарны шәхсән кабул итү. Халыкны иң борчыган мәсьәлә өч ел эчендә «ККК белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләүләрне өстәмә исәпләүгә кагыла иде. Мөрәҗәгатьләр эшкә кабул ителде.

Фоторепортаж


Гражданнарны чираттагы шәхси кабул итү рәис урынбасары Дмитрий Сапожников тарафыннан 30 майда Саба муниципаль районында планлаштырыла.

Районның Башкарма комитетында 8(84362) 2-31-44, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында кабул итүгә язылырга өлгерегез: +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International