Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге производство программалары үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Азнакай, Сарман һәм Ютазы районнарында булдылар.
Чыгыш кысаларында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге тарафыннан түбәндәгеләр тикшерелде:
Шулай ук Азнакай шәһәрендә бүлек хезмәткәрләре «Безнең ишегалды» программасын үтәү белән берлектә үткәрелгән суүткәргеч торбасын агымдагы ремонтлау урынын да карадылар.
Ютазы районы Урыссу ш.т.п. тимер юл вокзалы янында ярылган торба җитешсезлеген бетерү урынына һәм гамәлдәге биологик чистарту корылмаларына, механик чистарту станциясенә, ләм мәйданчыгына күзәтү ясалды.