Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Буа муниципаль районында булды.
Районның төп ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары булып «Буа-Водоканал» АҖ, «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Кыят ТКХ КҖП» ААҖ, «Буа ТКХ КҖП» ААҖ (инженерлык челтәрләре) тора.
«Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ җылылык белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтә. Хезмәт күрсәтү процессында предприятие билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 26,5 Гкал булган һәм тоташтырыла торган йөкләнеше сәгатенә 8,3 Гкал булган 40 котельныйны файдалана.
«Буа-Водоканал» АҖ кулланучыларга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә. Буа шәһәрен су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Су белән тәэмин итү шәһәр чикләрендә урнашкан дүрт су алу җайланмасыннан башкарыла: Көнбатыш, Үзәк, Яшелчә-җиләк-җимеш хуҗалыгы, Көньяк-Көнбатыш. Шәһәрне су белән тәэмин итә торган тышкы суүткәргеч челтәрләрнең гомуми озынлыгы 93 км тәшкил итә. Канализация агымнарын кулланучылардан транспортлау 29,3 км озынлыктагы челтәрләр буенча бара. Өслек сулары канализация насос станцияләренә керә, ә аннары чистарту корылмаларына күчерелә. Кабул ителгән агынты суларны чистарту биологик ысул белән башкарыла.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне «Буа ТКХ КҖП» ААҖ (Инженерлык челтәрләре) гамәлгә ашыра. Полигон мәйданы 5,7 гектар тәшкил итә, 85% процент дәрәҗәсендә тулган. 2022 елда күмелгән калдыклар күләме 80,2 мең куб. м тәшкил итә.
Сәфәр кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Буа ТКХ КҖП» ААҖ (инженерлык челтәрләре), «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Буа-Водоканал» АҖ коммуналь инфраструктура объектларынкарадылар. ККК полигоны, Шикәр заводы п. һәм "ҮРХ" котельные, биологик чистарту корылмалары, шулай ук каты коммуналь калдыклар җыю өчен контейнер мәйданчыклары каралды.
Урынга чыгуның мөһим чарасы – гражданнарны шәхси кабул итү. Халыкны иң борчыган мәсьәлә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләрне исәпләүгә кагыла иде.