Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 2024 елга Татарстан Республикасы буенча Россиянең Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясе (егәрлек) җитештерү һәм тәэмин итүнең җыелма фараз балансы параметрлары буенча Россия МКФХ белән килештерү киңәшмәсендә катнаштылар.
Киңәшмә кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников 2024 елга төп параметрларны әйтте: электр энергиясе җитештерүчеләрнең үз ихтыяҗлары күләме; территориаль челтәр компанияләре челтәрләрендә электр энергиясенең технологик чыгымын үзгәртү анализы; халыкның электр энергиясен куллану күләме.
Фикер алышуда шулай ук электр энергиясенең күмәртәләп һәм ваклап сату базарлары субъектлары, шул исәптән «Сетевая компания» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, Татарстан РДУның «СО ЕЭС» АҖ филиалы, җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашты.