Татарстан Республикасының Буа, Кама Тамагы һәм Саба районнарында гражданнарны күчмә кабул итү

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Иртәгә, 23 майда, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Буа муниципаль районына киләчәк, аның барышында гражданнарны шәхси кабул итү планлаштырыла.

Кабул итүгә Буа муниципаль районы Башкарма комитетында  (84374) 3-56-41 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылырга мөмкин:  (843) 221-82-51, (843) 221-82-52.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында гражданнарны чираттагы мәртәбә кабул итүләр түбәндәгечә узачак:

  • 2023 елның 25 маенда  – гражданнарны Кама Тамагы муниципаль районында рәис урынбасары Дмитрий Сапожников кабул итәчәк;
  • 2023 елның 30 маенда  – рәис урынбасары Сергей Павлов Саба муниципаль районында  гражданнарны кабул итәчәк.

Район Башкарма комитетында, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында кабул итүгә язылырга өлгерегез. +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International