Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Тверь өлкәсе Хөкүмәте арасында хокукый, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Тверь шәһәрендә булдылар.
Күчмә чаралар барышында тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге хезмәткәрләре пассажирлар йөртүне оештыру өлкәсендә реформаны гамәлгә ашыру белән таныштылар һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар. Җәмәгать транспортында юл йөрү өчен түләүнең яңа моделен кертү транспорт белән йөртү өлкәсендә сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларын арттырырга мөмкинлек бирде.