Хезмәткәрләрнең җайга салынулы оешмалар объектларына чыгулары

2023 елның 19 мае, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җайга салынулы оешмалар объектларына бардылар:

- тарифларда исәпкә алынган су белән тәэмин итү һәм су агызу объектларын капиталь ремонтлау эшләренең үтәлешен тикшереп тору һәм биологик чистарту корылмаларының эше белән танышу максатында түбәндәге объектларга бардылар: Биектау районының «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ, Әгерҗе районының «Шуныт» ҖЧҖ, Менделеевск районының «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ һәм Арча районының «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ;
- инвестицион программа чараларын үтәүне контрольдә тоту максатында «ТГК-16» АҖнең Казан ҖЭҮ-3 оешмасында булдылар;
- җитештерү программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору максатларында Арча районының «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ һәм «Яңа Кенәр коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны күмү полигоннары каралды;
- электр челтәре хуҗалыгы объектларының техник-икътисадый торышы күрсәткечләрен мониторинглау максатында «СК-16» ҖЧҖ объектларына бардылар.

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International