ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы узды.

Программа кысаларында стажировкада катнашучылар түбәндәгеләрне өйрәнделәр:

  • электр һәм җылылык энергиясенә тарифларны, шулай ук челтәрләргә технологик тоташтыру өчен түләүләрне формалаштыру тәртибе;
  • инвестиция программаларын эшләү һәм раслау, концессия килешүләре һәм озак вакытлы аренда килешүләре төзегәндә озак вакытлы параметрларны килештерү тәртибе;
  • су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге законнарда яңалык;
  • коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләрен үзгәртүнең чик индексларын арттыруны килештерү тәртибе;
  • региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру тәртибе;
  • каты коммуналь калдыклар белән эш итү тарифларын көйләү;
  • кулланучылар базарының бәяләрен (тарифларын) дәүләт көйләве.

Шулай ук барлык катнашучылар өчен дә практик дәресләр оештырылды.

Стажировка ахырында укучыларга билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырылды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International