2023 елда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы беренче Иҗтимагый совет утырышы узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында быел беренче Иҗтимагый совет утырышы узды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә – Иҗтимагый совет составы, аның рәисен сайлау һәм алдагы өч елга эш турында фикер алышу.

Рәис итеп бертавыштан Дмитрий Романов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология буенча комиссиясе рәисе сайланды, рәис урынбасары – Марат Кәримов, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының өлкән укытучысы.

Советның төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

- Татарстан Республикасы территориясендә бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне, хак арттыруларны һ.б.) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

- норматив хокукый актлар проектларына иҗтимагый экспертиза үткәрү;

- законнарда каралган очракларда, Дәүләт комитеты тарафыннан эшләнүче норматив хокукый актларның проектлары хакында алдан фикер алышу;

- Дәүләт комитеты карарларын кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет эшенең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр. Советның яңа әгъзалары югары планканы саклап калу гына түгел, ә аны яңа дәрәҗәгә күтәрүне дә планлаштыралар.

Иҗтимагый совет эше турындагы мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International