Александр Груничевның Арча муниципаль районына баруы турында

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Арча муниципаль районында булды.

Сәфәр кысаларында рәис муниципальара каты көнкүреш калдыклар полигоны өчен җир кишәрлеген карады, Иске Айван һәм Яңа Кенәр авылларында торак-коммуналь хуҗалыкта газлаштыру программасын тормышка ашыру барышы белән танышты, шулай ук Арча шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын карады.

Шулай ук сәфәр барышында Александр Груничев гражданнарны шәхсән кабул итте. Халыкны иң борчыган мәсьәләләр социаль догазификация программасына, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсенә кагыла иде. Килгән мөрәҗәгатьләр эшкә кабул ителде.

Өстәвенә, киләсе атнада гражданны шәхсән кабул итү ике тапкыр булачак:

  • 2023 елның 23 маенда –  Буа муниципаль районында рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашында;
  • 2023 елның 25 маенда – Кама Тамагы районында рәис урынбасары Дмитрий Сапожников катнашында.

Район Башкарма комитетында, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында кабул итүгә язылырга өлгерегез: +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International