18-19 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы узачак.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit»ның төп максаты – Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.
Чара кысаларында барлыгы 17 мәйданчыкны эшләтү планлаштырыла: халыкара хезмәттәшлек, финанслар, хәләл индустрия, бизнес-мөмкинлекләр, технологияләр, инновацияләр, инвестицияләр, кече һәм урта бизнес, сәнәгать, логистика, тотрыклы үсеш, медицина, спорт, хатын-кызлар карашы, яшьләр форумы, мәгариф һәм матбугат үзәге. Мәйданчыкларда парламентара тыңлаулар, мөселман илләре вәкилләре белән очрашулар, эшлекле интерактив уеннар һәм викториналар, панель сессияләр, бизнес диалоглар һәм башка күп нәрсәләр узачак.
Бүгенге көндә халыкара форумга Россиянең 84 төбәгеннән һәм 85 чит илдән 15 меңнән артык катнашучы теркәлгән.
«RUSSIA HALAL EXPO» 2023 халыкара күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачачаклар:
Russia Halal Expo – Россиянең иң эре инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе, ул икътисадның хәләл сегменты потенциалын күрсәтә. Күргәзмә бизнес-проектларны алга сөрү һәм үстерү өчен уникаль киңлек булдыра, форумда катнашучыларның конструктив диалогына ярдәм итә. Күргәзмәдә ислам икътисады инициативалары, үзара файдалы технологик альянслар, B2B проектлары, эре бизнес һәм КУЭ субъектлары продуктлары тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук чара кысаларында 17 майда Казан (Идел буе) федераль университетында «Төбәкләрнең тотрыклы үсешендә ЮНЕКО Бөтендөнья мәдәни мирасы роле» дигән панельле дискуссия дә узачак. Дискуссия кысаларында бөтендөнья мирасы һәм икътисады мәсьәләләре һәм дини мирасны, тарихи шәһәрләрне саклау, бизнесның мәдәни һәм табигый байлыкларны һәм тарихи хәтерне саклауда катнашуы, аларны кешелекнең киләчәк буыннарына тапшыру мәсьәләләре каралачак.
Белешмә өчен:
16 майдан 17 майга кадәр 5 илдән шеф-пешекчеләрдән ашларга заказ бирергә мөмкин булачак, алар милли ашларны ачык итеп күрсәтүче 3 ризыктан торган махсус хәләл меню эшләячәк. Катнашучы илләр үз ризыкларын түбәндәге учреждениеләрдә тәкъдим итәчәк: Төркия – «Туган авылым», Әзербайҗан – «Татарская усадьба», Үзбәкстан – «Milli», Иран – «Чирәм» һәм Алжир – «Гусь».
Чыганак: kazanforum.ru