ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген »Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик тарифларны билгеләү» хезмәте турында сөйләрбез.
Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында (kt.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырылган.
Мөрәҗәгать итүчеләр – Татарстан Республикасы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салына торган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмалар.
Дәүләт хезмәте күрсәтү чорлары.
Дәүләт хезмәте дәүләт комитеты тарафыннан бәяләр (тарифлар) билгеләнә торган чираттагы исәпләү чоры башланганчы елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча, гаризага эш номенклатурасы һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында шәхси кабинетта чагылдырылган «Документларны тикшерү» статусы нигезендә номер бирелгән көннән алып күрсәтелә.
Үзенә карата бәяләр (тарифлар) элегрәк дәүләт тарафыннан җайга салынмаган оешма өчен агымдагы елга бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы тәкъдим агымдагы елның 1 ноябреннән соңга калмыйча тапшырылган очракта билгеләнә.
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган тарифлар билгеләү турындагы эш ачудан баш тарту, мөрәҗәгать итүче тапшырган документларны һәм материалларны кире кайтарып, тарифлар билгеләү турында гариза теркәлгән вакыттан башлап 10 эш көне узганчы гамәлгә ашырыла.
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларның тулы исемлеге.
Мөрәҗәгать итүче гариза белән бергә түбәндәге документларны тәкъдим итә:
а) җайга салына торган эшчәнлекне гамәлгә ашырганда кулланыла торган күчемсез милек объектларына (биналарга, төзелмәләргә, корылмаларга, җир кишәрлекләренә) карата хокук билгели торган (гражданлык хокукы турындагы килешүләрнең, дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык турындагы килешүләрнең, концессия килешүләренең, юридик затны үзгәртеп корганда – тапшыру актларының күчермәләре), милекчелек хокукын раслый торган документларның күчермәләре, идарә итүнең башка законлы нигезе;
б) кушымталары белән бергә исәпкә алу сәясәтен раслау турындагы докуемнтларның күчермәләре (синтетик һәм аналитик бухгалтерия исәпләрендәге счетларны һәм субсчетларны үз эченә алган счетларның расланган планын да кертеп);
в) ышаныч кәгазеннән башка гына җайга салынулы оешма исеменнән эш итәргә хокуклы затны билгеләү (сайлау) турындагы документ күчермәсе;
г) алдагы җайга салу чорына һәм соңгы хисап датасына бухгалтерлык һәм статистика хисаплылыгы күчермәләре;
д) билгеләнгән тәртиптә расланган производство программасының күчермәсе яисә, андагы производство программасын гамәлгә ашыруга финанс ихтыяҗлары исәпләмәләре белән бергә, әлеге ихтыяҗларны нигезләп һәм эшчәнлек төрләре буенча аңа кертелгән чыгымнарны аңлатып, производство программасы проекты;
е) беренчел белешмәләрнең икътисадый нигезләнешен (кулланыла торган индексларны, исәпләп чыгару нормаларын һәм нормативларын, шулай ук тарифларны җайга салу методын күрсәтеп) һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт раслый торган каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салына торган тарифларны исәпләп чыгару буенча методик күрсәтмәләр нигезендә исәпләнгән, җайга салуның тәкъдим ителә торган озак сроклы параметрлары күрсәткечләрен теркәп, эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыру чыгымнарының һәм җайга салынулы эшчәнлектән кирәкле тулай керем исәпләмәсе;
ж) тарифлар күләме исәпләмәсе;
з) «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законда каралган эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре буенча аерым күрсәтелә торган хезмәтләр күләме исәпләмәсе;
и) билгеләнгән тәртиптә расланган инвестиция программасының күчермәсе яисә, инвестиция программасын гамәлгә ашыруга финанс ихтыяҗлары исәпләмәләре белән бергә, әлеге ихтыяҗларны нигезләп һәм эшчәнлек төрләре буенча аңа кертелгән чыгымнарны аңлатып, инвестиция программасы проекты (булган очракта);
к) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 30 маендагы №484 карары белән расланган Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәяләр билгеләү нигезләре нигезендә билгеләнә торган өстәмә керемнәр һәм (яисә) алынмаган керемнәр, һәм (яисә) алынмый калган керемнәр, һәм (яисә) җайга салуның алдагы чорында җайга салына торган оешма өчен тарифлар билгеләгәндә исәпкә алынмаган икътисадый нигезләнгән чыгымнар исәбе (булган очракта);
л) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгать итүче тарафыннан товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алынуын раслый торган документларның (сатып алулар турында нигезләмә, сатып алулар уздырылуы турында белдерү, сатып алу турындагы документлар, сатып алулар уздыру барышында төзелә торган сатып алуларны уздыру беркетмәләре) күчермәләре;
м) җайга салынулы эшчәнлекне гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булган товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сату турында шартнамәләрнең, электр энергиясен һәм егәрлеген сату-алу шартнамәләренең күчермәләре яки мондый шартнамәләрнең реестры. Күрсәтелгән реестрда килешү предметы, шартнамә төзү датасы, шартнамәнең гамәлдә булу вакыты, шартнамә буенча гамәлгә ашырыла торган товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) күләме турында шартнамә төзегән зат турында белешмәләр (калдыклар белән, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы нигезендә, каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, зарарсызландыру, күмү һәм энергетика эшчәнлеген мөстәкыйль гамәлгә ашыра торган очрактан тыш) чагылдырылырга тиеш;
н) алдагы озак сроклы җайга салу чорында чыгымнарны киметү нәтиҗәсендә җайга салынулы оешма экономияләгән акчаларны нигезли торган һәм инвестиция һәм (яки) производство программаларында (алар булган очракта) каралган йөкләмәләр үтәлешен раслый торган материаллар;
о) әгәр җайга салына торган оешма каты коммуналь калдыклар белән эш итү объектын кулланып каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып барса, аның составына шул исәптән каты коммуналь калдыкларны күмү объекты һәм каты коммуналь калдыкларны утильләштерү объекты керсә, анда техник максатлар өчен яраклы грунт (алга таба – техник грунт) җитештерелсә, компостлау юлы белән, шул ук вакытта мондый объектта җитештерелә торган техник грунт әлеге объектта каты коммуналь калдыклар катламын арадаш изоляцияләү өчен кулланылса, өстәмә рәвештә түбәндәгеләр тапшырыла:
техник грунтны җитештерүгә чыгымнар исәпләмәсе, башлангыч мәгълүматларны икътисадый нигезләүне (кулланыла торган индексларны, исәпләү нормаларын һәм нормативларын күрсәтеп) теркәп;
1 тонна техник грунтның үзкыйммәтен исәпләү;
техник грунт җитештерүгә юнәлтелгән каты коммуналь калдыклар санын исәпләү;
1 тонна каты коммуналь калдыкларны компостлау юлы белән алынган техник туфрактан файдаланганда барлыкка килә торган каты коммуналь калдыкларның катламнарын изоляцияләү өчен грунт сатып алуга акчаларны янга калдыру турында нигезләүче материаллар һәм нәтиҗәләр.
Җайга салынулы оешма инициативасы буенча башка документлар һәм материаллар тәкъдим ителергә мөмкин, алар, аның фикеренчә, ККК белән эш итүгә тарифларны билгеләү (коррекцияләү) турындагы эшне карау өчен мөһим әһәмияткә ия булсалар.
Җентекле исемлек Дәүләт комитеты сайтында «Тариф кампаниясе» → «Тариф кампаниясе 2024» → «ККК белән эш итү» → «ККК белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы җайга салынулы оешмалар өчен таләпләр» бүлегендә яки әлеге сылтама буенча урнаштырылган: https://kt.tatarstan.ru/trebovaniya-dlya-reguliruemih-organizatsiy-6796169.htm. Өстәмә гаризаларны булдырмау максатыннан, җайга салынулы оешмаларга заявкаланган чыгымнарны нигезләгәндә күрсәтелгән исемлеккә таянып эш итәргә кирәк.
Нигезләүче материаллар электрон рәвештә ТР ЕИАС системасына йөкләү юлы белән бирелә һәм CALC.TARIFF.IND.TKO(v4.3) шаблоннарының «Документлар» битендә сылтамалар куела. Һәр сылтамада аңлатмалар булырга тиеш: кәгазьләр саны һәм аны идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган документ атамасы.
База чорында чыгымнар статьялары буенча факттагы кыйммәтләр Дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлегенә финанс-хуҗалык эшчәнлегенең квартал саен мониторингы кысаларында ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең үзкыйммәте хисап калькуляциясенә туры килергә тиеш.
Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе: Дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик тарифларны билгеләү яки нигезләү материалларын карамыйча кайтару турында карары.
Тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр бирү графигы Дәүләт комитетының kt.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган: «Эшчәнлек» → «Тариф кампаниясе» → «Тариф кампаниясе 2024» → «ККК белән эш итү» → «Тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр бирү графигы» бүлегендә яки әлеге сылтама буенча https://kt.tatarstan.ru/grafik-predstavleniya-reguliruemimi-organizatsiyam-6796129.htm