Гомумроссия электр челтәрләренә тарифларның үзгәрүе Татарстанга ничек тәэсир итә

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

1 майдан РФ Хөкүмәтенең «Бердәм илкүләм электр челтәре буенча электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар турында» 28.04.2023 №1113-р боерыгы белән 2023 елның 1 маеннан 31 декабренә кадәр бердәм илкүләм (гомумроссия) электр челтәре буенча электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар 6,3% арта.

Татарстан буенча электр энергиясен тапшыруны «Сетевая компания» АҖ һәм бердәм энергетика системасына кермәгән территориаль челтәр оешмалары башкара. Шулай итеп, республика өчен әлеге үзгәрешләр халык өчен электр энергиясенә тарифка һәм 2023 елга башка кулланучылар өчен электр энергиясен тапшыруга тарифка тәэсир итми.

Халык һәм башка кулланучылар өчен тарифларны үзгәртү 2024 елның июленнән дә иртәрәк планлаштырылмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International