8-9 май: Җиңү көне!

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

1945 елның 8 маенда Карсхорста (Берлин бистәсе) Үзәк-Европа вакыты буенча 22.43 сәгатьтә Фашист Германиясенең һәм аның кораллы көчләренең шартсыз капитуляциясе турында ахыргы акт имзалана. Бу акт ахыргысы дип очраклы гына аталмаган, чөнки ул беренчесе түгел.

Совет җитәкчелеге, генералитеты һәм шәхсән Сталинның таләбе буенча, союздашлар вәкилләре Берлинда кабат җыелалар һәм 1945 елның 8 маенда Германиянең төп җиңүчесе СССР белән берлектә капитуляциясе турында тагын бер актка кул куялар. Нәкъ менә шуңа күрә Германиянең шартсыз капитуляциясе турындагы Акт соңгысы дип атала.

Актны имзалау тантанасы Берлин хәрби-инженер училищесы бинасында оештырыла һәм Маршал Жуков рәислегендә уза. Германиянең һәм аның кораллы көчләренең шартсыз капитуляциясе турында соңгы акт астында генерал-фельдмаршал В.Кейтель, Германия хәрби-диңгез көчләре баш командующие адмирал Фон Фридебург, авиация генерал-полковнигы Г. Штумпф имзалары тора. Союздашлар ягыннан актка Г.К. Жуков һәм Британия маршалы А.Теддер кул куя.

Актка кул куелгач, алман хөкүмәте таратыла, ә җиңелгән алман гаскәрләре коралларын тулысынча салалар. 9-17 майда совет гаскәрләре 1,5 млн алман солдатын һәм офицерын, шулай ук 101 генералны әсирлеккә ала. Бөек Ватан сугышы Совет Армиясе һәм аның халкының тулы җиңүе белән тәмамлана.

СССРда Германиянең шартсыз капитуляциясе турында соңгы актка кул кую турында 1945 елның 9 маенда Мәскәүдә игълан ителә. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән совет халкының алман-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануын билгеләп үтү өчен 9 Май – Җиңү көне дип игълан ителә.  Кызыклы момент – вакыт аермасында, көнбатыш илләрендә Җиңү көне 8 май дип санала.

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр барган Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Совет гаскәрләре Германиянең һәм аның союздашларының кораллы көчләрен тар-мар итә һәм Көнчыгыш Европаны азат итә. Сугышның дәвамлылыгы – 1418 тәүлек. Кайтарылмас югалтулар – 11273100 кеше, санитар югалтулар – 18319700, барлыгы – 29592800, уртача тәүлеклек – 20870.

Мәгълүмат чыганаклары: https://topwar.ru/14199-8-maya-1945-goda-podpisan-okonchatelnyy-akt-o-bezogovorochnoy-kapitulyacii-germanii-a-9-maya-obyavleno-dnem-pobedy.html, https://xn--e1adcaacuhnujm.xn--p1ai/7-poslednix-dnej-velikoj-otechestvenno.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International