Колесников Михаил Алексеевич (1909 ел – хәбәрсез югалган) – Чернышев Илья Анисимович (1911-1979) – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшләр идарәчесе Ольга Шәрәфетдинованың бабалары.
Михаил Алексеевич 1932 елдан Ленинград өлкәсендә Кызыл Армиядә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы вакытында 99 нчы хәрби часть взводы командиры була.
1941 елның октябрендә, беренчеләрдән булып, Кызыл Армиянең аерым чаңгы батальоннарына алына.
1942 елның сентябрендә аягы яралана. Дәваланудан соң Карел фронтына чаңгы батальонына җибәрелә.
1943 елның февралендә хәбәрсез югала.
Илья Анисимович Дон фронтында 47 нче гвардия укчы дивизиясенең 799 нчы укчы полкында рядовой булып хезмәт итә. 1942 елның мартыннан 1944 елның гыйнварына кадәр Кызыл Армия сафларында сугыша. 1943 елның 8 сентябрендә хәрби биремне үтәгәндә яралана. Бөек Ватан сугышында алман илбасарлары белән көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «ХӘРБИ КАЗАНЫШЛАР ӨЧЕН» медале белән бүләкләнә.