Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырыш кысаларында «Чистай ПТС» ААҖ, «Восток-Энерго» ПКФ ҖЧҖ, «Чистай-Водоканал» АҖ, «Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм «Индустрия» ҖЧҖ предприятиеләре буенча эшчәнлек йомгаклары, дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары, салым йөкләмәләрен үтәү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Баланс комиссиясе утырышы барышында җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның инвестицион программаларына төзәтмәләр кертү һәм концессия килешүе буенча авыл торак пунктлары буенча су белән тәэмин итү объектларын тапшыруны тәмамлау зарурлыгы ачыкланды.
Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.