Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәлелек конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

2023 елның 5 мае, җомга

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана.

2023 елда Конкурс 17 номинация буенча үткәрелә.

Гаризаны 2023 елның 10 маена кадәр электрон кабинетта «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсын үткәрү мониторингы һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү» программа-мәгълүмат комплексындагы шәхси кабинет аша бирергә өлгерегез.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 557-21-23, 557-21-15.

Конкурс турында тулырак

Исегезгә төшерәбез, конкурс социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү максатларында үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International