Дәүләт комитетының оешмаларның инвестиция программаларын раслау буенча дәүләт хезмәте турында

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген «Татарстан Республикасы территориясендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын раслау» хезмәте турында сөйләрбез.

Хезмәт күрсәтү тәртибе Дәүләт комитетының  17.12.2020 № 6 боерыгы  белән расланган Административ регламентта (алга таба – Административ регламент) билгеләнгән. Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүматДәүләт комитетының рәсми сайтында (kt.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә  урнаштырылган.

Мөрәҗәгать итүчеләр булып Татарстан Республикасы территориясендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыра торган юридик затлар яисә шәхси эшкуарлар тора.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү һәм туктату вакыты:

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын раслау инвестиция программасын гамәлгә ашыру башланган чорга кадәрге елның 30 октябренә кадәр гамәлгә ашырыла. 

Концессия килешүе гамәлгә керүнең беренче елында концессия килешүе төзегән гариза бирүченең инвестиция программасын, , шул исәптән инвестиция программасының камилләштерелгән проектын, раслау тиешле гаризаны һәм инвестиция программасы проектын раслауга җибәргәннән соң 30 календарь көннән дә соңга калмыйча башкарыла. 

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларның тулы исемлеге, аларны тапшыру тәртибе:

а) инвестиция программасын раслау турында гариза;

б) инвестиция программасы паспорты;

в) эшләнгән инвестиция программасы;

г) инвестиция программасында күрсәтелгән чараларны үтәү кирәклеген дәлилләү;

д) чараларның бәясен дәлилләү;

е) финанслау чыганаклары гарантияләрен раслау;

ж) кулланучыларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга яки җылылык белән тәэмин итү хезмәтләренә чыгымнарны киметүгә кертеләчәк чараларның йогынтысын анализлау;

з) үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы объектларының ышанычлылыгы һәм энергетик нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең планлы һәм фактик кыйммәтләре;

и) инвестиция программасының үтәлеше турында хисаплар;

к) энергияне саклау һәм оешманың энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаның күчермәсе;

л) төзелгән концессия килешүе күчермәсе (үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасына ия концессия килешүе буенча үз эшчәнлеген башкаручы җайга салынулы оешма өчен);

м) Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучыларның тармакара советына нигезләүче документлар белән инвестиция программасы нөсхәсен җибәрү турында хат күчермәсе һ. б.

Инвестицион программаны төзәтү кирәк булган очракта, Дәүләт комитетына инвестицион программага кертелә торган үзгәрешләр проектын, аларның нигезләмәсен һәм инвестицион программага үзгәрешләр кертү турында гариза тапшырырга кирәк.

Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе: инвестиция программасын раслау турында карар яки инвестиция программасын раслаудан баш тарту һәм аны эшләп бетерү кирәклеге турында карар.

Дәүләт комитетының дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы структур бүлекчәсе: инвестицион программалар бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International