Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итә!
Әлеге Май бәйрәме хезмәт ияләренең бердәмлеген, фидакарьлеген гәүдәләндерә, тынычлыкка һәм тотрыклылыкка өнди. Берен майны игълан иткән кыйммәтләр һәрвакыт мөһим, чөнки фидакарь хезмәт кенә бар җәмгыятьнең һәм һәр гаиләнең иминлек нигезе булып тора. Сезнең һәрберегезгә игелекле эшләргә көч һәм тырышлык кызганмыйча, туган һәр яңа көнне максатчан каршы алуыгызны, эшегезгә энтузиазм белән бирелеп, идея-планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телибез.