Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. Татарстан Республикасы Биектау районы урманчылыгына барылды. Сәфәр барышында хезмәткәрләр чыршы агачларын утырттылар.
Белешмә өчен:
Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе «Хәтер бакчасы» АКО, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Җиңү полководецлары» хәтер фонды инициативасы белән үткәрелә.
Масштаблы экологик-патриотик акциянең төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн агач утырту. Акция символикасы – геройлар хөрмәтенә яшел һәйкәлләр булдыру – шулай ук урман фондын саклау һәм торгызу бурычларын да хәл итә һәм акциядә катнашучыларга үзләренең углерод эзләрен киметергә мөмкинлек бирә.