Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар. Җыештыру эшләре Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасына якын территориядә үткәрелде. Моннан тыш, генераль җыештыру биналарга да кагылды: тәрәзәләрне юу, кабинетларда тәртип урнаштыру эшләре алып барылды.