Инвестиция программаларын тормышка ашыру: нәрсә, ничек һәм ни өчен

2023 елның 28 апреле, җомга

«Хәзерге шартларда тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салуның үзенчәлекләре» Бөтенроссия семинар-киңәшмәсенең икенче көне башланды.

Көннең беренче яртысында «РФ субъектларының инвестиция программалары чараларын һәм концессия килешүләрен үтәү буенча тәҗрибәсе, ул коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү үсешенең чик индексларын озак вакытлы көйләүгә нигез булып хезмәт итә» дискуссия мәйданчыгы эшләде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында, шулай ук Мәскәү һәм Төмән өлкәләрендә инвестицион программаларны гамәлгә ашыру практикасы турында сөйләделәр. Мондый программаларны планлаштырганда һәм гамәлгә ашырганда төп моментларны тикшерделәр.

Семинар-киңәшмә турында тулырак «Татарстан тарифлары» Telegram-каналында карагыз (https://t.me/tarifi116). Каналда спикерларның материаллары һәм иң кызыклы фотолары басылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International