ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышы

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары узды.

Утырыш кысаларында Баулы шәһәренең «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП, «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ (Баулы һәм Менделеевск МР),  Шифалы су (целебная вода) – «Ижминводы» һөнәри берлекләрнең  дәвалау-профилактика шәхси учреждениесе, «Менделеевск районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» МУП,  «Аммоний» АҖ,  «Экология» ҖЧҖ, «СК «Энерго» ҖЧҖ, «В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, «Интеграция» ҖЧҖ, ТР «Электр челтәрләре» ДУП, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ҖЧҖ предприятиеләренең  эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.

Утырышлар барышында Татарстан Республикасы территориясендә су белән тәэмин итү һәм су чыгару, җылылык белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы өлкәсендә җайга салына торган эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар өчен 2023 елның 1 маена кадәр  2024 елга тарифлар билгеләү турындагы тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшыру кирәклеге турында искәртеп уздылар.

Тәкъдимне электрон рәвештә «Электрон Татарстан» электрон документ әйләнеше системасын һәм Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасын кулланып яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша җибәрергә кирәк.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International