«Экономический вестник Республики Татарстан» журналында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелегенең мәкаләсе басылып чыкты

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

«Экономический вестник Республики Татарстан» фәнни-мәгълүмати журналының 2023 елның беренче санында  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Александр Груничев һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина тарафыннан әзерләнгән «Энергетика сәясәтенең инновацион векторын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында» мәкалә басылып чыкты.

Мәкаләдә электр энергиясе куәте резервын куллануга бәйле проблемалар карала.  Үткәрелгән тикшеренүнең нәтиҗәсе булып проектны гамәлгә ашыруның контроль пунктларын билгеләү тора, ул алынган нәтиҗәләрне җитештерү-технологик процесска кертү шартларын булдырганда энергия системасында инновацион карарларны нәтиҗәле сайлап алырга яки читкә алып ташларга ярдәм итәчәк.

Мәгълүматны тикшерү һәм алу нигезендә үзебезнең һәм чит ил белгечләренең эш нәтиҗәләре ята, ә аналитик мәгълүматны ачу эшендә статистик, аналитик һәм тасвирлау ысулы кулланыла.

Алхәбәр белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International