Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

2024 елда төзекләндерү өчен планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү мөмкинлеге 31 майга кадәр  озайтылды.

Мондый карар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыруга күбрәк гражданнарны җәлеп итү максатыннан кабул ителгән.

«Халыкны сораштыру» сервисы аша Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында, https://gorodsreda.tatar.ruсайтында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин.

Белешмә өчен:

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проект шәһәрләрнең яңа кыяфәтен булдыруга, җәмәгать киңлекләрен яңартуга юнәлдерелгән, үз колоритын һәм кабатланмас архитектурасын саклап калып, төрле яшьтәге кешеләргә яшәү, эшләү һәм актив ял итү өчен бер үк дәрәҗәдә рәхәтлек китерүче уңайлылык һәм куркынычсызлык атмосферасын булдырырга ярдәм итү өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International