Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы булып узды.
Карау барышында төп мәсьәлә Эксперт советы эшчәнлегенә карашларны һәм критерийларны актуальләштерү һәм үзгәртү булды, атап әйткәндә:
1. Эксперт советына инвестиция проектларын раслау мәсьәләләрен чыгару өчен критерийлар кертү;
2. Башка коммуналь хезмәтләргә карата Эксперт советы эшчәнлеген карау;
3. Электр энергиясе буенча федераль законнар нигезендә состав үзгәрешләрен төзәтү.
Структуралаштыру буенча үз фикерләрен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы, «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ДАУ һәм «Казан (Идел буе) Федераль Университеты» ДАУ вәкилләре белдерде.
Советның барлык әгъзалары да Эксперт советы эшен дәвам итәргә тиеш, әмма шул ук вакытта максатчан бурычларны үзгәртергә кирәк дигән фикердә. Шулай ук Мәскәү өлкәсе, РФ Энергетика министрлыгы, РосКапСтрой һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тәҗрибәсе билгеләп үтелде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасында инвестицион программаларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә. «Инвестицион программаларны контрольдә тоту даими булырга тиешлеген исәпкә алып, бүген үк без «Водоканал» МУП буенча атна саен барлык подрядчылар белән объектларга чыгу белән бәйле эшләрнең үтәлмәү проблемалары һәм сәбәпләре турында фикер алышуда чагылдырылган яңа алымны гамәлгә ашырабыз», – дип билгеләп үтте ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.