ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары узды.

Утырыш кысаларында Әгерҗе һәм Саба районнарының түбәндәге предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды: «Водоканал» ҖЧҖ, «Төзелеш идарәсе» МУП, «Шуныт» ҖЧҖ, «Саба ТКХ КҖП» АҖ һәм «Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ, шулай ук «Электр челтәрләре предприятиесе – НК» ҖЧҖ, энергия белән тәэмин итү буенча Горький һәм Куйбышев дирекцияләре – «Трансэнерго»  структур бүлекчәләре – «РЖД» ААҖ филиаллары,  «Энерготранзит» ҖЧҖ филиалы һәм   «Оборонэнерго» АҖ «Волго-Вятский» филиалы.

Утырышлар барышында җайга салынулы оешмаларга һәм башкарма комитетларга чираттагы елга тарифлар билгеләнгәнче концессия килешүләре төзү эшләрен тәмамларга кирәклеге билгеләнде.

Шулай ук 2024 елга тарифларны билгеләгәндә хисап документациясенә анализ үткәрү дә җайга салу органы тарафыннан исәпкә алыначак.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International