Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карау буенча Каты коммуналь калдыклар штабының эш утырышы узды.
Киңәшмәне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина уздырды.
«Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү исәпләү бүлеге башлыгы Владимир Герасимов «Каты коммуналь калдыклар белән эшләү» хезмәте буенча түләүләр җыю турында сөйләде.
Гражданнарның «Халык контроле» системасы аша килгән чүп-чарны чыгаруга карата шикаятьләренә аерым игътибар бирелде. Мондый мөрәҗәгатьләрнең статистикасы һәм үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Нияз Муллагалиев сөйләде. Чүпне чыгару графигын үтәүгә һәм яшел калдыкларны җыю һәм транспортлау проблемаларына махсус игътибар бирелде.
Утырышта кайбер муниципалитетлар Көнбатыш зона буенча чүп-чар чыгаруга ризасызлык белдерде. Мәсәлән, Питрәч, Лаеш, Спас, Чүпрәле һәм республиканың башка районнарында тискәре динамика күзәтелә. Шулай ук Көнчыгыш зонада, ягъни Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында да хезмәт күрсәтү проблемасы билгеләнде. Түбән Кама һәм Арча районнары чыгышларында да шундый ук проблемалар ачыкланды.
Шул ук вакытта төбәк операторы җирле үзидарә органнары һәм төбәк операторы арасында баланссыз эш бара дигән фикердә тора.
Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, кулланучыга җирле үзидарә органнары һәм төбәк операторлары тарафыннан чүп-чарны чыгару, яшел калдыкларны ташу һәм җыю графигы, кул эшләре – агач калдыкларын ваклау, хезмәт күрсәтелмәгән очракта түләүне яңадан исәпләү мөмкинлеге һәм башка проблемалар буенча үткәрелгән үзгәрешләр турында вакытында һәм сыйфатлы мәгълүмат бирелергә тиеш.
Протоколда билгеләп үтелгәнчә, төбәк операторларына бер ай эчендә барлык ачыкланган проблемалы мәсьәләләрне бетерү буенча хисап әзерләргә һәм каты коммуналь калдыклар штабының киләсе утырышында яңгыратырга кушылды.