Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында коллегиянең «Кадастр эшләре бәясен дәүләт тарафыннан җайга салу, техник инвентаризация. Мәгариф учреждениеләре каршында җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган продукция хакын дәүләт тарафыннан җайга салу» темасына квартал утырышы узды.
Киңәшмәне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев үткәрде. «Бүген без кадастр эшләренә һәм техник инвентаризациягә бәяләрне актуальләштерү кирәклеге мәсьәләләрен, шулай ук гомуми, һөнәри һәм югары белем оешмалары каршындагы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган продукциягә өстәмә бәяләр формалаштыруның алымнарын һәм методикасын үзгәртү мөмкинлеген карыйбыз. Бу темаларга без йомгаклау коллегиясендә аз игътибар бирәбез, шуңа күрә аерым утырыш үткәрәбез», – дип ачты чараны рәис.
Фикер алышу 2 блокка бүленде: кадастр эшләре, техник инвентаризация һәм белем бирү учреждениеләрендә туклануга өстәмә бәяләр.
Беренче блокта докладлар белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «Идел буе кадастр инженерлары берләшмәсе» ҮКО башкарма директоры Вадим Савельев һәм «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ генераль директоры Лена Хәмзина чыгыш ясады.
Фикер алышулар барышында ачыкланганча, кадастр эшчәнлеген һәм техник инвентаризацияне көйләүдә төп бурыч булып бәяләрне билгеләү тәртибен үзгәртү тора, ул эш төрләрен регламентлауга һәм аларны нормалаштыруга нигезләнәчәк.
Икенче блокта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина һәм «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе проректоры Максим Тюпич чыгыш ясады.
Әлеге өлкәдә фикер алышу ахырында сатып алынган продукцияне сату, продукциягә бәя формалаштыру процессын өйрәнү һәм туклануга өстәмә бәяләр турындагы карарга кадәр эш планы билгеләнде.