Тукай һәм Алексеевск районнарының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында баланс комиссиясе

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам  итә.

Киңәшмәне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде.

Атнаның беренче утырышында Тукай һәм Алексеевск районнарында түбәндәге предприятиеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды: «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ, «Коммуналь челтәрләр – Татарстан» ҖЧҖ, «Тукай су каналы» ҖЧҖ, «Тукай Тепло – Газ» ҖЧҖ, «Алексеевскводоканал» ААҖ, «Полигон» ҖЧҖ.

«Технологик тоташтыру буенча барлык мәгълүматлар инвестиция картасына кертеләчәк, бу әлеге оешмаларның ачыклыгын тәэмин итәчәк», – диде Лариса Хәбибуллина.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International