Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге оешмалар игътибарына!

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы оешмаларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына 2023 елның 1 маена кадәр  тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр тапшырырга кирәк.

2024 елга тарифларны билгеләү турындагы тәкъдимне электрон рәвештә «Электрон Татарстан» электрон документ әйләнеше системасын һәм Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасын кулланып җибәрергә кирәк. «Электрон Татарстан» электрон документ әйләнеше системасына тоташмаган оешмалар өчен тарифлар билгеләү турындагы тәкъдимнең альтернатив чыганагы булып Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы тора.

Документларны тапшыру буенча тулы мәгълүмат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International