Бу атнада Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында су белән тәэмин итү җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырыш кысаларында «Буа-Водоканал» АҖ, «Кыят ТКХ КҖП» ААҖ, «Родник» ҖЧҖ, «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Буа ТКХ КҖП» ААҖ, «СЭС-Регион» ҖЧҖ предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.
Утырышта шулай ук Буа муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре катнашты.
Компанияләр 2022 ел өчен үзләренең эшчәнлеге, шул исәптән хокук билгеләүче документлар, дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары, шулай ук салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары турында хәбәр иттеләр. Карау барышында күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – тарифларны билгеләү турында гариза бирү иде.
Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2024 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.
Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.