Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре 2023 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча практик семинарда катнаштылар.
Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды.
Семинарда РФ Хезмәт министрлыгының югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны бирү буенча Методик тәкъдимнәре, коррупциягә каршы тору турындагы законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге нәтиҗәләре, дәүләт һәм гражданлык хезмәте, чыгымнарның туры килүен контрольдә тоту турында сөйләделәр, шулай ук хезмәткәрләргә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмә тутыру өчен мәгълүмат бирү тәртибе турында искә төшерделәр.
Докладлар белән Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.