ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан электр энергетикасы өлкәсе оешмалары өчен баланс комиссиясе утырышы үткәрелде

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда электр энергетикасы өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын һәм җайга салуның 2023-2024 елларга перспективаларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

Утырыш кысаларында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы,  «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ, «ТранзитЭнергоМонтаж» ҖЧҖ эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.

Утырыш барышында оешмаларның 2024 елга территориаль челтәр оешмаларына кертү критерийларына туры килүен раслау зарурлыгы билгеләнде. Хисап документациясенә үткәрелгән анализ 2024 елга электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифларны билгеләгәндә җайга салу органы тарафыннан исәпкә алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International