ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Тәтеш ПТС» АҖ бардылар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

2024 елгы тариф кампаниясе кысаларында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре  «Тәтеш ПТС» АҖ бардылар.

«Тәтеш ПТС» АҖ 44 котельныйны файдалана, шуларның 4се – халыкка җылыту хезмәтен күрсәтә. Калган котельныйлар Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районы бюджет оешмаларын җылыта.

2023 елга план буенча халыкка җылылык энергиясен файдалы бирү 224 ГКал күләмендә кабул ителгән, бу кулланучыларга гомуми файдалы бирүнең 1,28% тәшкил итә.

Урынга чыгу барышында котельный җиһазларын ремонтлау буенча чыгымнар һәм оешманың сәнәгать персоналының уртача айлык хезмәт хакы каралды, шулай ук бу котельныйларга хезмәт күрсәтү буенча чыгымнарны алга таба анализлау өчен халыкны җылытучы котельныйлар карап чыгылды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International