XXIV Ясинск халыкара конференциясендә Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу хакында фикер алыштылар

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Мәскәүдә икътисад һәм җәмгыять үсеше проблемалары буенча XXIV Ясинск халыкара конференциясе кысаларында «Инфраструктура тармакларында РФ тариф сәясәте» түгәрәк өстәле узды.

Чараны Югары икътисад мәктәбе ФТУ Икътисад һәм инфраструктура тармакларын көйләү институты директоры Илья Долматов «Инфраструктура тармакларында РФ тариф сәясәте: яңа чынбарлыктагы иске чакырулар» доклады белән ачты. Докладның төп темасы булып, барлыкка килгән икътисадый чынбарлык шартларында коммуналь өлкә хезмәтләреннән файдаланучылар һәм тәэмин итүчеләр арасында «баланс эзләү» тора.

РФдә тарифларны җайга салу буенча фикер алышуда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашты. Ул Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу турында доклад белән чыгыш ясады.

Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эшкуарлык иреген киңәйтүгә юнәлтелгән курс яктылыгында инфраструктура секторын оештыруга, шул исәптән тариф сәясәте өлкәсендә дә, җайлау йогынтысының нәтиҗәлелеген көчәйтү бик мөһим булып күренә. Конференциядә катнашучылар фикеренчә, дәүләтнең барлык аспектлардагы тырышлыгы тармак проблемаларын хәл итүгә, күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатына һәм мөмкинлегенә юнәлдерелергә һәм икътисадтагы актуаль чакыруларга җавап бирергә тиеш. Тарифларны көйләү проблемаларын гомумиләштергәндә беренче чиратта электр энергетикасы, газ тармагы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су чыгару тәҗрибәсе исәпкә алынган.

Чыгыш ясаучыларның докладлары белән безнең «Татарстан тарифлары» Telegram-каналында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International