Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Кемерово өлкәсе администрациясе коллегиясе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Кузбассның торак-коммуналь һәм юл комплексын үстерү үзәге» ДБУ һәм Кемерово өлкәсенең «Энергетика экспертизалары агентлыгы» ААҖ вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.
Эшлекле очрашу кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, «Кузбассның торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү үзәге» ДБУ директоры Юрий Шелковников һәм «АЭЭ» ААҖ генераль директоры Сергей Щеглов катнашты.
Чарада якларның вәкилләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм энергетика өлкәсен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.