Дәүләт комитетында баланс комиссиясе эшен дәвам итә

2023 елның 7 апреле, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге, 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү нәтиҗәләре тыңланды.

Утырыш кысаларында Югары Ослан районының түбәндәге предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды: «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ (Югары Ослан МР, Саба МР), «Печищи» МУП, «Түбән Ослан» МУП, «Макулово» МУП, «Волжанка» МУП.

Баланс комиссиясе барышында муниципаль унитар предприятиеләргә дебиторлык бурычы мәсьәләсе аеруча кискен күтәрелде, бу исә югалтусыз эшне тулысынча тотрыклыландырырга мөмкинлек бирми.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International