ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәйданчыгында каты коммуналь калдыклар штабы, контроль-күзәтчелек чаралары һәм суд практикасы буенча уздырылган эш барышында, «ПЖКХ» ИК белән берлектә, Татарстан Республикасының 226 торак пунктында каты коммуналь калдыклар буенча хезмәтләр күрсәтү өчен түләүләр исәпләүне туктату турында карар кабул ителде.
2022 елдан башлап Татарстанның көнбатыш зонасы буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «ПЖКХ» ҖК калдыкларны чыгаруның чын күләмнәрен һәм әлеге хезмәт өчен түләү керемнәрен чагыштыру буенча тикшеренүләр үткәрә.
Элегрәк компания ТРның кайбер районнарында өч һәм аннан да күбрәк ел дәвамында коммуналь калдыкларны чыгару гамәлгә ашырылып, төбәк операторына хезмәт өчен түләүләрнең килмәвен ачыклаган булган. Шуңа бәйле рәвештә, «ПЖКХ» ҖК каты коммуналь калдыклар белән эш иткән өчен өстәмә түләүләр исәпләгән.
Алга таба тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, республиканың Көнбатыш зонасындагы 226 торак пунктта каты коммуналь калдыклар чыгарылмаган. Шуларның 164ендә "ПЖКХ" ИК бер тапкыр да түләүләрне исәпләмәгән, 42 торак пунктта исәпләүләр туктатылган, ә 21 буенча – бурычлар юк.
Гомумән алганда халыктан 6 326 948 сум күләмендә бурыч исәптән чыгарылачак.
Әлеге үзгәрешләргә кагылачак торак пунктлар исемлеген китерәбез.
|
Районның исеме |
Торак пунктлар саны |
|
Арча районы |
10 |
|
Буа районы |
2 |
|
Югары Ослан районы |
1 |
|
Биектау районы |
5 |
|
Зеленодольск районы |
2 |
|
Кайбыч районы |
1 |
|
Кукмара районы |
6 |
|
Лаеш районы |
7 |
|
Питрәч районы |
5 |
|
Саба районы |
1 |
|
Теләче районы |
2 |
|
Гомуми нәтиҗә |
42 |
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.