Дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицион программаны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды

2023 елның 7 апреле, җомга

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицион программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә – суүткәргечләрне һәм өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү участокларында эшләр башкару, проект эшләре, шулай ук суүткәргечләрнең аерым участокларында һәм коллекторларда төзелеш эшләрен үткәрү.

Доклад белән Казан шәһәре башкарма комитеты, «Водоканал» МУП вәкилләре, шулай ук объектларда төзелеш-монтаж эшләрен башкаручы подрядчы оешмалар сөйләде.

«Водоканал» МУП Казан шәһәрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтүдә гарантияләүче оешма булып тора. «Водоканал» МУП 2022-2028 елларга инвестиция программасы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 49 чараны һәм ташландык су агызу өлкәсендә 16 чараны тормышка ашыруны күздә тота.

Шуны да искәртик: ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмалар тарафыннан инвестицион программаларны тормышка ашыруны, шулай ук белгечләрнең объектларга чыгуын эшләрнең барышы турында хисаплар бирү юлы белән контрольдә тота.  Соңгы мәртәбә урынга чыгу турында биредә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International