Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге һәм рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эшлекле очрашу кысаларында «Татарстан Республикасының техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы» АҖ бардылар.
Очрашу Дәүләт комитеты хезмәткәрләрен компания эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырылды. Чара барышында ТР БТИ вәкилләре кадастр эшчәнлеге һәм техник инвентаризация эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Белешмә.
Предприятие Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.02.2004 № 62 карары нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының «Техник инвентаризация бюросы» дәүләт унитар предприятиесенә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының техник инвентаризация бюросының бүлендек предприятиеләрен кушу рәвешендә үзгәртеп кору юлы белән оештырылган. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы» АҖнең Татарстан Республикасының барлык районнарында бүлекчәләре бар.