Бүгеннән җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифларны) җайга салу кагыйдәләренә һәм су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде (РФ Хөкүмәтенең 28.03.2023 № 488 карары).
Билгеләнгәнчә, җайга салу органы җайга салуның озак сроклы параметрларын үзгәртүгә алдан ризалык бирә, шул исәптән Россия Федерациясе субъекты югары башкарма органының норматив хокукый акты белән коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча аны гамәлгә ашыру өчен "Фонд развития территорий" гавами-хокукый компаниясе тарафыннан әлеге Фонд акчалары хисабыннан РФ субъектлары бюджетларына финанс ярдәме бирелә торган региональ программа расланган очракта да, – әгәр концессионер җылылык белән тәэмин итү объектларын, кайнар су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системаларын, салкын су белән тәэмин итү һәм (яисә) су агызу системаларын, мондый системаларның аерым объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яисә) капиталь ремонтлау чараларын гамәлгә ашыручы шундый төбәк программасында катнашучы булса.