Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы көрәш буенча аңлату эшләре узды.
Киңәшмәне финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллина үткәрде.
Ул Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә керемнәр турындагы белешмәләрне тапшыру, мондый белешмәләрне тапшыру тәртибе һәм үзенчәлекләре турында искәртте, шулай ук аларны тутыруның типик хаталары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында 16.01.2023 № 3-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 15 статьясындагы 9 пункты нигезендә дәүләт хезмәткәре билгеләнгән тәртиптә үзе һәм гаилә әгъзалары турында Федераль законда каралган мәгълүматларны тапшырырга тиеш