Инвестицион программалар бүлеге «Водоканал» МУП 3 нче төньяк коллекторында реконструкцияләүнең 3 участогына барды.
Чистай урамы буенча, Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәрге участокта К13-К14 участогында коллекторны юдырту эшләре тәмамланган, җимерек урыннарда коллектор гөмбәзен торгызу эшләре башкарылган,Чистай урамы, 20 йорт янындагы җирле проездда футлярларны демонтажлау үткәрелгән. Ростелеком ГАҖ кабель линияләрен чыгара (реконструкциянең 4 этабында каралган технологик коены монтажлау өчен кирәк).
Әмирхан урамында, Ямашев проспектындагы 69 нчы йорттан Чистай урамындагы 62 нче йортка кадәрге участокта реконструкция 775 метр озынлыктагы участокта үткәрелә, шуларның 380 метры – торбаларны тулысынча алыштыру һәм 400 метры – полимер җиңсә белән реконструкцияләү (санация).
Ямашев проспектының 71 нче йортыннан Ямашев проспектының 93 нче йортына кадәр, өченче Төньяк коллекторны реконструкцияләү кысаларында, коллекторны профильне чорнау ысулы белән торгызу эшләре башкарыла (ПВХ-профиль коега һәм коллекторның үзенә чорнала). Бүгенге көндә коллекторның 174 погон метры чорналдырылган.
Шунысын да искәртеп узыйк, «Водоканал» МУП Казан шәһәрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтүдә гарантияләүче оешма булып тора. «Водоканал» МУП 2022-2028 елларга инвестиция программасы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 49 чараны һәм ташландык су агызу өлкәсендә 16 чараны тормышка ашыруны күздә тота.